Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне

Халыкара бәйрәм бүген, Илдә гаилә көне, Гаилә учагы янсын, Дөрләсен еллар буе!



Гаилә дигән дәүләттә
Туып үсә балалар,
Кечкенә шул дәүләттә
Тәрбияләнә бит алар.

Тормыш матур, тормыш ямьле
Гаилә белән генә,
Тормыш корабында йөзик
Барыбыз бердәм, бергә!

Гаилә - бәхет ачкычы,
Әти-әни ул – терәк,
Тулы гаиләдә һәрчак
Бәхетле тыныч йөрәк.

Шатлык булсын һәрбер өйдә,
Борчу ишек какмасын!
Бердәмлектә, бергәлектә
Тормышлар гөрләп барсын!

Котлыйм әле, котлыйм сезне
Гаилә көне белән!
Гаиләләр тигез булсын,
Яшәгез һәрчак бердәм!
Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев