Яшәгез сез алар кебек Бриллиант туйга җиткәнче!
Яңа Кадермәт авылыннан Гыйльванов Мәхәсим Шакирҗан улы белән Җәүһәрия Заһит кызының бриллиант туйлары!
Мәхәсим Шакирҗан улы 1942 нче елның 15 августында Яңа Кадермәт авылында туып үскән. Шакирова Җәүһәрия Заһит кызы 1947 нче елның 6 нчы гыйнварында Аккүз авылында дөньяга килә. Яңа Кадермәт һәм Аккүз авылы яшьләренең чәчләре чәчкә 1965 нче елның 11 нче мартында бергә бәйләнә. Яшь гаилә Яңа Кәдермәт авылында яши башлый.
Мәхәсим абый белән Җәүһәрия апаның яшьлек еллары авыр чакларга туры килә, мәктәп елларыннан үк колхоз эшендә эшләгәннәр. Мәхәсим абый 13 яшеннән почта тараткан, колхоз атларын саклаган. Җәүһәрия апа 8 класс белем алганнан соң фермада сарыклар карый, җәен ындыр табагында хезмәт куйган. Гаилә корып яши башлагач, Мәхәсим Шакиржан улы механизаторлыкка укый, тракторист һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы Чишмә колхозында хезмәт итә. Җәүһәрия ханым кияүгә чыккач Яңа Кадермәт авылында гомер буе сарык фермасында эшләп лаеклы ялга чыга.
Гыйльвановлар эшкә батырлар: икесе дә алдынгы колхозчылар булып, бик күп бүләкләр һәм мактау грамоталарына лаек булдылар. Җәүһәрия апа Хезмәт ветераны һәм Ана даны медале иясе.
60 ел бергә гомер итү-диңгез кичүгә тиң! Гаиләдә 5 бала үстергәннәр, алар да акчаның каян килгәнен белеп, тырышып яшиләр, дөнья көтәләр. Диләләре 59 яшьтә, 3 баласы, 2 оныгы бар, хастахәнәдә эшли. Дилбәр 57 яшьтә, эшкуар, 1 кыз үстерә. Дилшат 54 яшьтә, колхозда механизатор, хатыны белән ике ул үстерә. Илсур 50 яшьтә, "Газпром"да эшли, кызы бар. Илнур 42 яшьтә, нефтьче, гаиләдә 2 ул үстерәләр. Күргәнебезчә, гаиләне бәхетле авазларга күмеп тугыз онык, ике оныкчык та туган, аларга Мәхәсим абый белән Җәүһәрия апа кадерле дәү әнисе, дәү әти.
Гыйльвановлар Алтын туйлары уңаеннан котлауларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәмендә район җитәкчелегеннән дә кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев