Февраль аенда көчле салкыннар көтелми
«Гисметео» синоптиклары мәгълүматларына караганда, февраль аенда көчле суыклар булмаячак. Һава торышы чагыштырмача җылы һәм уңайлы булачак. Көндез һава температурасы −6…−9 градус тирәсендә саклана, ә төнлә дә артык салкын булмыйча, −10…−14 градус чикләрендә көтелә.
Алдан бирелгән фаразлар буенча, февраль ае аз карлы һәм болытлы узар дип көтелә.
«Фобос» һава торышы үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, айның өченче ункөнлегендә аерым көннәрдә һава температурасы уңай күрсәткечләргә дә күтәрелергә мөмкин. Әйтик, 24 февраль көнне көндез һава +2 градуска кадәр җылыначак, бу көнне яңгыр явуы да ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев