Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгә дә буран һәм бозлавык Актаныш халкын сынавын дәвам итә

ТР Гидрометеорология үзәге иртәгә, 10 гыйнварда да янәдән һава торышы шартларының начараячагын әйтте.

Тәүлекнең караңгы вакытында республика территориясендә урыны белән буран, күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая. Юлларда бозлавык. Көчле җил, көн ахырына җил тизлеге кимиячәк, секундына 17 метрга кадәр акрынаячак.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе фаразлана. Юлларда көчле бозлавык һәм кар өемнәре. Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе һава торышы начараю дәвам итү сәбәпле юлларда сак булырга киңәш итә.

Юлчылар игътибарына: бүген иртәнге 10:00 сәгатьтән М5 трассасы участогында хәрәкәт чикләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев