Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Климатик кыш гадәттәгедән иртәрәк киләчәк

Россия Гидрометеоүзәге синоптиклары кышның кайчан килүен фаразлаган. Белгечләр әйтүенчә, климатик кыш гадәттәгедән иртәрәк киләчәк.

 

Бу айда ук буран чыгуы көтелә. Илебезнең бер төбәгендә бүгеннән көчле кар ява башлый.

Гидрометеоүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, кар Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Ерак Көнчыгыш һәм Идел буе федераль округларында ява. Димәк, Актанышны да урап үтмәячәк. Шунысы бар: кар никадәр генә күп яуса да, озак ятмаячак, эреп бетәчәк, диләр.

Ә чын кыш ноябрь аеның өченче декадасында киләчәк икән. Мәсәлән, Мәскәүдә климатик кыш 23 ноябрьдән соң башлана, Питерда – чак кына соңрак. Температура тотрыклы рәвештә "минус"ка төшә.

Әле генә безнең төбәккә чираттагы антициклон килгән икән, көннәр шуңа бозыла. Юлларда сак булыгыз! Җылы итеп киенегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев