Мәскәүдә ишеп яуган кар Татарстанның көнчыгышына килеп җитмәячәк
География фәннәре докторы, КФУ профессоры Юрий Переведенцев Мәскәүдә ишеп яуган карларны әлегә Татарстанда күзәтеп булмаячагын хәбәр итте.
Галим сүзләренчә, бу җылылык саклый торган антициклон белән бәйле. Переведенцев фаразлавынча, безнең аз күләмдә явым-төшемнәр, кар атна азагында гына көтелә.
КФУ профессоры шулай ук билгеләп үткәнчә, кыш башында, ягъни декабрьдәТатарстанда һава температурасы нульдән -3 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев