Татарстан синоптиклары юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә
Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәннән алып көн ахырына кадәр республика территориясенең кайбер урыннарында, шул исәптән Казанда да, бозлавык хасил булуы ихтимал.
Алдарак метеорологлар дүшәмбе көнне республикада уртача кар яву, һава температурасының –5тән –10 градуска кадәр булуы турында хәбәр иткән иде. Кайбер районнарда буран күзәтелергә мөмкин.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, атна башында Татарстан кабаттан атмосфера фронтлары йогынтысына эләгәчәк. Һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев