Актаныш

Актаныш районы

16+
И туган тел, и матур тел!

Актаныш районында “Татарча диктант” акциясе уза

Бүген Актаныш районында һәм Татарстанның барлык районнарында “Татарча диктант” акциясе старт алды.

Әлеге чара өч көн дәвамында уза һәм республикабызның мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары, шулай ук төрле оешмалар актив катнаша. Акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты оештыра.

Актанышның икенче урта мәктәбендә акциядә укытучылар, 10–11нче сыйныф укучылары һәм кунаклар катнашты.

Быелгы диктант тексты Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан әзерләнде. Катнашучыларга “Кабуснамә” хикәятләреннән өзек тәкъдим ителде. Укучылар һәм укытучылар фикеренчә, текст бик кызыклы һәм җиңел итеп аңлашыла, катлаулы яки авыр сүзләр булмаган диярлек.

Чара оештыручылар һәм укытучылар барысына да уңышлар теләде. Район мәгариф бүлегенең татар теле белгече Исламова Диләфрүз сүзләренчә, мондый акцияләр күбрәк үткәрелергә тиеш, чөнки алар яшь буында туган телгә хөрмәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев