Актаныш

Актаныш районы

16+
И туган тел, и матур тел!

Әтәс китапханәсендә Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби кичә узды

20 апрель көнне Әтәс авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җылы һәм эчтәлекле әдәби чара оештырылды. Кичә төрле буын вәкилләрен — әбиләрне, апаларны һәм яшьләрне — берләштерде.

 

Чара барышында катнашучылар Тукай иҗатына мөрәҗәгать иттеләр, аның тормыш юлы һәм бай әдәби мирасы турында сөйләштеләр. Кичәгә килүчеләр бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын искә алдылар, Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр.

Китапханәче Мәүҗидә Гарипова сүзләренчә, чара аеруча җылы һәм ихлас рухта узган:

— Безнең ул чара бик матур булды. Әбиләр, апалар, яшьләр Тукайга багышлап шигырьләр язганнар иде. Һәркем үзенең күңел җылысын салып чыгыш ясады, — дип уртаклашты ул.

Кичәдә Тукай әсәрләре буенча күргәзмә дә оештырылды. Укучылар һәм кунаклар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, аның иҗатына карата кызыксыну тагын да артты.

Әлеге чара Тукай мирасына хөрмәт тәрбияләү, милли мәдәниятебезне саклау һәм яшь буында әдәбиятка мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев