Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
И туган тел, и матур тел!

Габдулла Тукайның туган көненә: «Умырзая» бакчасында шигърият бәйрәме

Бакчабызда бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган шигырь кичәсе һәр елдагыча зур әзерлек белән бүген, 25 апрельдә узды.

Һәр төркем балалары Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның җырларын башкардылар. Бәйрәмгә урман кунагы-Шүрәленең дә килүе ямь өстенә ямь булды. Нәниләребезне кече яшьтән үк тукаебыз иҗаты белән таныштыруны тәрбиячеләребез зур җаваплылык белән эшлиләр. Бәйрәм иртәсен барыбыз да "Туган тел" җырын җырлап тәмамладык. 

Тәрбияче Имаметдинова Миләүшә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев