Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актанышлылар махсус хәрби операциягә ундүртенче гуманитар ярдәм озатты

Актанышлылар бүген махсус хәрби операциягә ундүртенче гуманитар ярдәм озатты.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбыз волонтерлары белән гуманитар ярдәм озатуда катнашты, ерак сәфәргә чыгучы батыр егетләребезгә хәерле юллар теләде.

Актаныш районы халкы беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәге солдатларга, мобилизацияләнеп алгы сызыкта дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итә.

Бу юлы да битараф булмаган райондашларыбыз, муниципалитет, оешма- предприятие, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, хуҗалыклар  сугышчыларга кирәкле әйберләрне һәм кирәк-яракларны җыярга һәм тупларга булышты. Ундүртенче гуманитар ярдәмгә солдатлар соравы буенча генераторлар, төрле инструментлар, махсус чаралар, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, авыл хуҗалыгы продукциясе җыелды.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз " – бу сүзләр генә түгел, бу- безнең гражданлык позициясе. Мондый вакытта без бергә булырга тиеш!- диде район башлыгы Ленар Зарипов.

Айнур Гыймадиев фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев