Актанышның махсус хәрби операция батыры Игорь Гайнановларга утын китерделәр
Актанышның махсус хәрби операциядәге батырларына районыбыз җитәкчелеге һәрвакыт ярдәм итеп, хәлләрен белеп тора. Алдагы елларда сугышчыларның гаиләләренә утын илтү оештырылган иде. Әлеге матур башлангыч быел да дәвам итә. 57 бистәдәге Салих Хөснияров урамында киселгән каен агачларын махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә илтеп тапшырыла. Бүген әлеге кайгыртуны Актаныш авылында яшәүче Наилә белән Рәфит Гайнановлар гаиләсе кабул итеп алды.
Актаныш авылында яшәүче Наилә белән Рәфит Гайнановлар икесе дә лаеклы ялда инде. Үз көчләре белән дөнья көтеп яталар. Өч бала тәрбияләп үстерә алар.
Олы уллары Игорь Гайнанов бүген махсус хәрби операциядә. 2024 елның октябрь аенда махсус хәрби операциягә бару турында контракт төзи, шул көннән башлап илебезне неонацизмнан яклап яу кырында көрәшә.
Улыбыз хәзер Донецк Республикасында, әле кичә генә телефон аша сөйләштек. Исән-имин булуын белеп сөендек. 50 көн хәбәре булмыйча торды бит, бик борчылган идек,- ди әнисе Наилә апа.
Олы кешенең кечкенә генә игътибардан да күңеле була. Бүген 57 бистәдәге Салих Хөснияров урамында киселгән каен агачларын түмәрләргә кисеп, йөк машинасы белән ишек алларына ук китереп бушаткач, бик күңеле булды Наилә апаның. Иртәле-кичле гел кар ява, өлкән кешегә капкаларны да ачуы кыен.
Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев белән агач кисүче команда җитәкчесе, йөк машинасына төяп утын китергән Салават Мөхәммәтов тиз генә кулларына көрәк алдылар да, олы капка яннарын көрәп, йөк машинасы ишек алдына үтәрлек итеп чистартып куйдылар.
Бер өем каен түмәрләреннән шактый гына утын чыгачак.
- Актаныш районы, авылы җитәкчеләренә безгә ярдәм иткәннәре, онытмаганнары өчен зур рәхмәт! Әле Яңа ел бәйрәмендә дә зурлап күчтәнәчләр керттеләр. Балаларыбыз исән-сау йөреп кайтсыннар иде, бу афәтләр тизрәк бетсен иде,- дип рәхмәтләрен җиткерде күңеле тулган Наилә апа.
Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев әйтүенә караганда, авылдан махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да чират буенча утын кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев