Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе узды

Актанышта бүгенге мәгариф хезмәткәрләре конференциясе алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе узды.

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе тантаналы төсмер алды, театральләштерелгән инсценировка белән ачылып, яшь актанышлыларны белем дөньясына җәлеп итте.

 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов булачак беренче сыйныф укучыларына яңа портфельләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, "Таттелеком"ның район бүлеге җитәкчесе Ринат Хаернасов белән бергә тапшырды. Ленар Рафак улы укучыларга изге теләкләрен җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядәге якташларыбызның балаларына да ярдәм күрсәтелүен әйтте.

Бу хакта безнең телеграм-каналда карагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев