Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Богады мәктәбе укучылары авыл иганәчеләре ярдәме белән махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен окоп шәмнәре ясады

«Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш- гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз», ди Богады мәктәбе укытучысы Лениза Фәттахова. Богады мәктәбе коллективы әлеге сүзләрне гамәлдә дә күрсәтеп, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга йөзләп данәдә окоп шәмнәре ясаган.

Окоп шәмнәре- Россия солдатларына нәкъ бүгенгедәй салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы сызыкта өшегән кул-аякларны, палатканы җылытырга,  киемнәрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкинлек бирә. Газ баллоныннан аермалы буларак, мондый шәмнәр дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала.

Богады мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясау өчен алдан ук әзерләнгәннәр, кукуруза, яшел борчак, балык консервасыннан бушаган банкаларны юып-чистартып, киптергәннәр, савытның калайлары кулны ертмаслык итеп бөгеп, тигезләп куйганнар. Банканың тишек булмавы мөһим, югыйсә эретелгән парафин аннан агып чыгачак.

 

Буш консерв банкасына пөхтә итеп бөкләп картоннар урнаштыруны да укучылар бергәләп башкарганнар. Берәүләр калын кәгазьләрне тасмалап кискәләгән, ә икенчеләр фитиль белән бергә аларны дөрес итеп консерва эченә кертеп торган. 

Шәмнең мөһим өлешен парафин алып тора. Укучыларга спонсорлар иганә ярдәме күрсәткән, балавызны авыл эшмәкәрләре Раеф һәм Гөлнур Салиховлар китергән. Укучылар, өлкәннәр күзәтүендә 5 килограмм парафинны берничә кисәккә бүлеп мәктәп ашханәсендәге плитәдә эреткәннәр. Аннан сак кына әзер банкаларга салганнар.

«Балаларны мондый эшкә җәлеп итү кыен булмады, укучылар ничек тә солдатларга ярдәм итәргә тели», ди Лениза Динәвис кызы. Чөнки Украинада илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларның нинди шартларда көрәш алып баруы барыбызга да яхшы билгеле.

Батырлар арасында Богады егетләре дә бар. Сугышчыларның әти-әниләре, гаиләләре безнең арада яши, авыл халкы газизләрен ут эченә озаткан ата-аналардан аларның һәрвакыт хәлләрен белешеп тора, ничек тә ярдәм итәргә тели. Әлеге окоп шәмнәре укучыларның, укытучыларның йөрәк җылысын солдатларыбызга үз ялкынына кушып тапшырыр әле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев