Чат авылында «Без бергә» хәйрия фонды артистлары 23 300 сум акча җыйган
«Без бергә» хәйрия фондының концерт труппасы эссе җәй көннәрендә дә Актаныш районы авылларына гастрольләргә чыга. Күптән түгел ипгелекле райондашларыбыз Чат авылында тамаша күрсәтеп, 23 300 сум акча җыйды. Концертта авыл үзешчәннәре дә катнашты.
Чат Әтәс авыл җирлегенә караган кечкенә авылларның берсе. Шуңа да карамастан аның изге туфрагында туып-үскән батырлар Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча көрәшә, илебезне неонацизм тарафдарларыннан саклыйлар. Чат авылы халкы үзенең кыю уллары, тамырлары белән шушы авылдан булган - мобилизацияләнгән Илназ Галимҗанов һәм контракт нигезендә кайнар ноктада хезмәт итүче Маннур Шәйхразыев белән чиксез горурлана.
Шушы көннәрдә авыл халкы, клуб мөдире Гөлназ Фазлыева белән районыбызның «Без бергә» фондына караган концерт труппасын чакырып бик матур кичә уздырдылар. «Без бергә» хәйрия концерты беркемне дә битараф калдырмады, авылдагы һәркем кичке эшләрен тизрәк тәмамлап клубка ашыкты. 100 кешелек кечкенә тамаша залы халык белән туп-тулы булды. Районыбызның күренекле артистлары белән бер сәхнәдә Чат авылының җырчы сандугачы Ранис Фазлыев һәм Әтәстән Энҗе Зиннурова, Лилия Хәйдәрова да чыгыш ясады. 
Концерт дәвамында олысы-кечесе үз өлешен кертергә тырышты, җәмгысе 23 300 сум акча җыелды. Әлеге сумма «Без бергә» хәйрия фондына тапшырылды. Бу акчалар махус хәрби операциядәге батырларыбызга җибәреләчәк гуманитар ярдәм өчен тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев