Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Илфак Бариев: Берәүне дә мәҗбүр итмибез, егетләр үз теләкләре, үз кораллары белән МХОдагыларның гаиләләренә утын әзерли

Районыбызда бик тә саваплы гамәл башланып киткәнгә дә елдан артты. Муниципаль милек булып саналган юл буе полосаларында үскән агачларны сирәкләп, киселгәннәрен түмәрләп, махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә илтү 2022 елдан бирле дәвам итә.

Актаныш районы буенча узучы М-7 федераль юл төзелеше барышында да шактый гына агачлыклар киселде. Аларны утын итеп махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның гаиләләренә илтү карарын район советы утырышында депутатлар бертавыштан кабул иттеләр.

Карар нигезендә агачларны бензин пычкылары белән кисеп, батырларның гаиләләренә илтүгә 18 оешма-предприятие тартылган.

Шулай ук мәдәният, спорт юнәлешендәге бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә бу саваплы эштә катнашты. Бүген исә өмәгә районыбызның авыл җирлекләрендәге мәктәпләрендә укытучы булып эшләүчеләр чыкты.

Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Илфак Бариев "Өмәләргә беркемне дә мәҗбүриләп чыгармыйбыз, егетләр үз теләкләре белән,  чын күңелдән авыр ситуациядә калган гаиләләргә ярдәм итәләр. Үзләренең пычкылары, ягулыклары белән килделәр. Бүгенге өмәдә укытучылар, мәктәп директорлары катнаша. Аларга зур рәхмәт",- диде. 

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев