Иске Богады хатын-кызлары хәрбиләргә токмач кисте
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм чаралары дәвам итә. Шуңа ачык мисал- Иске Богады авыл җирлеге хатын-кызлары өмәгә җыелып токмач кисте.
Иске Богады авыл мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова авылдашларын өмәгә чакырып авыл чатына язгач, беркем дә битараф калмады. Кичке 6.00 сәгатькә өйдәге эшләрен тәмамлап хатын-кызлар токмач кисәргә җыелды. Өмәдә эш яшендәге ханымнар да, лаеклы ялдагы апалар да катнашты. Куна такталары, уклауларын тотып изге гамәлгә өлешләрен кертергә килгәннәр.
Клубның фойесына «П» хәрефе рәвешендә өстәлләр тезелгән. Җылы, якты, матур клубта хатын-кызлар сөйләшә-сөйләшә башта камырын бастылар, аннан уклауларын тәгәрәтеп җәйделәр. Эшләгәнгә эш карышмый, тигез итеп кисеп тә куйдылар.
Бүген клуб хезмәткәрләре 100 дән артык йомыркага басылган токмачны киптереп, тартмаларга тутыралар. Аннан махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга гуманитар ярдәм туплаучы «Без бергә» фондына тапшырачаклар.
Илебезнең киләчәге өчен көрәшүче райондашларыбыз арасында Иске Богады егетләре шактый. Аларның һәрберсе өмәдә катнашкан хатын-кызларга бердәй якын, чөнки күз алларында балалар бакчасына йөрделәр, мәктәптә укыдылар. Эшкә урнашып, гаилә корып балалар үстерә башлаганда гына кулларына корал алып, Ватаныбызның тынычлыгын сакларга киттеләр. Өмәдә катнашкан һәркем батырларыбызның исән-сау туган ягыбызга кайтуын тели. Догалар кылып әзерләнгән токмачлар сугышчыларга туган як җылысын илтсен, тәннәренә сихәт, күңелләренә дәрт-дәрман бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев