Махсус хәрби операциягә ярдәм: Татар Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбендә ярминкә узды
Татар Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбендә зур игелекле чара уздырдык. Махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Мәктәп коллективы, укучылар, ата- аналар тарафыннан ярминкәгә төрледән-төрле ризыклар, кулдан ясалган бизәү әйберләре, бәйләм оекбаш- носкилар, төрле рәсемнәр төшерелгән такталар һәм башкалар алып килделәр. Укучылар белән берлектә туган якның җылысы белән өретелгән хатлар язып, рухларын ныгытырдай матур рәсемнәр ясадык.
Киләчәктә дә әлеге матур традиция дәвамлылыгын югалтмасын иде. Ярминкәдән кергән суммага солдатларыбызга иң кирәкле әйберләр сатып алынып, тапшырылачак. Безнең белән гел берлектә булган әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез! - ди мәктәп директоры Фидан Газизов.
Иң мөһим теләгебез шул: сугышлар тизрәк туктап, аяз тыныч күк йөзе астында яшәргә иде. Яу кырындагы егетләребез барысы да исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар.
Татар Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айсылу Нургалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев