Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

2025 елның 1 гыйнварыннан юл кагыйдәләрен бозучылар тагы да күбрәк штраф түли башлады

2025 ел башыннан Россиядә яңа штраф санкцияләре үз көченә керде. Инде юл кагыйдәләрен 2025 елның 1 гыйнварыннан соң бозган танышларыма «кыйммәтле» штрафлар килергә өлгерде. Тизлекне арттырган өчен минималь штраф элек 500 сум булса, хәзер 750 сум. Аның да алдан түләгәндә яртысы түгел, ә 25 проценты гына кире кайта. Шунысы бар- ташламалы түләү вакыты 10 көнгә озайды.

Штрафларны тиз арада түләгән өчен ташламаларны икеләтә киметтеләр, әмма вакыты 20 көннән 30 көнгә кадәр озайды. Күп кенә хокук бозулар өчен штрафлар 1,5 тапкырга артты. Хокук бозуларның 2 яңа составы барлыкка килде.

Яңа штрафлар:

  • Транспорт чарасы хуҗасының ОСАГО полисын рәсмиләштермәве. Штраф-3000 сумнан 5000 сумга кадәр (ташламаны исәпкә алып - 2250 сумнан 3750 сумга кадәр);
  • Йөк машиналары хәрәкәтен тыя торган билгеләр таләпләрен бозу. Штраф – 10 мең сум (ташламаны да исәпкә алып – 7500 сум).

Штрафлар күләме ничек үзгәрде?

Ташламаларны исәпкә алмыйча, күп кенә хокук бозулар өчен штрафлар күләме 1,5 тапкырга артты. Мондый хокук бозу өчен штрафлар 10 тапкырга арткан. Әлеге таблицада барлык хокук бозуларга карата арттырылган штраф суммалары күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев