Абунәче көне-2025: Бүген Татар Суыксуында яшәүчеләр «Актаныш таңнары»на язылып күчтәнәчле булдылар
«Актаныш таңнары» газетасы мөхәррияте бүген Татар Суыксуы почта бүлегендә Абунәче көне үткәрде. Район газетасына язылган авыл кешеләрен тәмле күчтәнәчләр белән сөендерде.
Бүген Татар Суыксуы почта бүлегендә эш гөрләп торды, районнан зур капчык белән газета-журналлар килде. Хат ташучылар берара вакытлы матбугатны сортировкалый, абунәчеләрне дә якты йөз белән каршылап, ташламалы бәядән яраткан газеталарына да яздырырга өлгерде.
Карт авылыннан Саҗидә Хуҗина читтә яшәгәннән соң 2011 елда туган авылына кайтып төпләнә. Бүген почта бүлекчәсендә Абунәче көне икәнлеген ишеткәч, акциядә катнашырга килгән.
Саҗидә апа да күңеленә хуш килгән презент сайлап алды, өенә кайткач, «Актаныш таңнары» күчтәнәче белән якыннарын сыйлаячак:
-Ел саен «Актаныш таңнары»на язылам. Бик яратып укыйбыз. Анда намаз вакытлары биреп барыла, шуңа да алдырам. Почта хезмәткәрләре бик ачык йөзлеләр, тырышлар, аларга вакытында газеталарны китереп торган өчен зур рәхмәт! Ташламалы язылу турында ватсапның авылдашлар төркемендә хәбәр иттеләр.
400 хуҗалыклы Татар Суыксуы авылына почта өләшүче Гөлнәзирә Фазлыева абунәчеләре белән һәрчак тыгыз элемтәдә. Бер капчык газета-журналларны кабул итеп алганда да язылучыларның теләген үтәргә өлгерде:
Оныгы Шәүкәт Әминов махсус хәрби операциядә һәлак булган Нәҗибә Мөхәммәтова шалтыратты. Абунәче көне икәнен белеп, ташламалы бәядән «Актаныш таңнары» газетасына язылды. Менә хәзер тагын бер абунәчебез Вәрисә апа почтага килеп язылам, ди. Өлкәннәр газетаның һәр номерын көтеп алалар.
Гөлчирә Һадиева да бәхетле абунәчеләрнең берсе. 2025 елның икенче яртыеллыгына «Актаныш таңнары»на 905 сумга язылып шоколадлы булды:
Үзебез яшәгән райондагы барлык мәгълүматны газетадан укып беләбез. Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт!
Татар Суыксуы почта бүлеге коллективы дүрт кешедән тора. Җитәкчеләре Альбина Гардиева 13 ел хат ташучы булып эшли, 3 ел элек почта бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын үз өстенә ала.
Өч хат ташучым бар. Почтальоннарымның тырышлыгы белән подпискага карата куелган планны үтәп барырга тырышабыз. Күпләп язылучыларыбыз да шактый, Динә Әминова 3 мең сумлык газета-журналга языла. Мәхиян Зиннәтуллиннар гаиләсе дә гомер буена күпләп язылды. «Актаныш таңнары» газетасы иң күп килүче газета, аны җирлектәге 120 хуҗалык алдыра. Аннан кала «Ирек мәйданы», «Акчарлак»ны яратып укыйлар.
Татар Суыксуына Гөлнәзирә Фазлыева, Бүләк, Карт һәм Татар Суыксуының бер урамына Җәүһәрия Фәхриева, Мари Суыксуына Маргарита Мәгъдәнова газета- журналлар тарата. Ташламалы язылу вакытында подписка бик уңышлы бара, күбрәк олы яшьтәгеләр, пенсионерлар алдыра.
15 ел хат ташучы булып эшләүче Җәүһәрия Фәхриева хезмәт хакым аз булса да, эшемне яратып башкарам, ди:
Өлкәннәргә газета килү бәйрәм кебек, мине чәйләр куеп көтеп алалар. Иртән малларны карагач, эшкә барам. Бүләктән Татар Суыксуына 9 километр ара, барганда да, кайтканда да җәяү йөрим. Атнага 3 тапкыр газеталарны хуҗаларын тапшыра- тапшыра өйгә кайтам. Пенсияләр өләшәм, коммуналь хезмәтләргә түләүләр алам. Кешегә файдам тигәнгә сөенәм.
Коллективыбыз бердәм, эшне бүлешмибез, бергәләп башкарабыз. Ташламалы язылу вакытында бигрәк тә пенсионерлар язылып калырга тырыша, кайбер әбиләрем күзем күреп бетерми, укый да алмыйм, ләкин синең өчен язылам, дип тә язылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев