Май бәйрәмнәрендә гадәти булмаган салкын һава торышы көтелә
Россиялеләрне май бәйрәмнәрендә төнге кыраулар һәм кар явулар көтә.
Россиядә быелгы май бәйрәмнәрендә белгечләр фаразынча, гадәти булмаган салкыннар көтелә. Һава торышы 19 гасыр ахырыннан бүгенге көнгә кадәр рекордлар куярга мөмкин. Фаразлар буенча, иң салкын һава торышы Санкт-Петербургта көтелә, анда термометр баганасы +4 градуска кадәр генә күтәреләчәк, ә төнлә бөтенләй нульдән түбән төшәчәк. Моннан тыш, төбәктә кар явачак.
Себердә вәзгыять шундый ук булачак- көндез һава +7 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә кырау төшәчәк. Үзәк Россиягә барысыннан да күбрәк уңыш елмаячак- башка төбәкләрдән аермалы буларак, биредә чагыштырмача җылы һава торышы булачак — термометр баганасы +15 һәм +20 градус күрсәткечләре арасында тирбәләчәк.
Синоптиклар фермерларга һәм бакча тотучыларга алдан ук чаралар күрергә — үсемлекләрне капларга материаллар әзерләргә, яшелчә, җиләк-җимешне утырту графигын үзгәртергә һәм һава торышы фаразларын даими күзәтергә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев