Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Хезмәт һәм ял бәйрәмендә: Инвалид яшәгән йортка уңайлы мохит аеруча кирәк

Районыбызда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә булышу системалы төс алды. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова игелекле гамәлләргә иганәчеләрне дә тарта, район җитәкчелеге белән киңәшеп ничек тә ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү җаен карый. Бу көннәрдә, май бәйрәме ялларында, мәсәлән, Фәйрүзә Разетдинова тагын бер инвалид яшәгән гаиләне сөендерде, йортта уңайлы мохит тудырылды.

Авыруны беркем дә сорап алмый, Актаныш авылының Аэропорт урамында яшәүче Илнур Хамматуллин көтмәгәндә сәламәтлеген югалта, беренче төркем инвалид. Йортта ир-ат кулы кирәк эшләрне үтәү авырга туры килә. Канализация  буенча проблемалар чыккач, Илнурның хатыны Римма район инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать итә. 2023 елда әлеге эшкә тотынырбыз дигәндә генә һава торышы үзгәреп, көннәр суыта, җирләр туңдыра. Быелга чыккач, яз җитүгә Фәйрүзә Сөнгать кызы Иске Байсар авыл эшмәкәрләре Наил һәм Марат Хөсәеновлар белән сөйләшеп аларга Хамматуллиннарның гозерен юллый. Су кертү, чыгару, канализация үткәрү кебек эшләрдә бай тәҗрибәгә ия Хөсәеновлар бу эшне бик тиз тоталар. Чокыры да казыла, торбалар да сузыла, техникалары да гөрләп эшләп тора.  Хамматуллиннар үзләре дә  читтә калмыйлар, төзелеш материалларын алдан сатып алып куялар. Бердәм тотынгач, бик проблемалы тоелган эш җиңел генә чишелә. Канализация үткәрү вакытында Фәйрүзә апа үзе дә Хамматуллиннарның йортына килеп, эшкә контрольлек итә. 

-  Бу кадәр эшне җиңеп чыгу үзебезнең кулдан килми иде. Сүзләребезне тыңлап, безгә ярдәм иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Алга таба да сәламәтлек белән безнең кебекләрне кайгырту гамәлегездә зур уңышлар телибез,- дип рәхмәтләрен юллый Хамматуллиннар Фәйрүзә Сөнгать кызына. 

Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, саваплы гамәлләрегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын. Без дә Хамматуллиннарның теләкләренә кушылабыз. Авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез, хөрмәтле Фәйрүзә Сөнгатовна!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев