Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе район үзәгендә юл билгеләре, разметкалар яңартылачагын сөйләде

Актаныш авыл җирлегендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, җирлектә яшәүче халыкның куркынычсызлыгын, шул исәптән балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл билгеләре, разметкалар яңартылачак. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев сөйләде.

 Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында җирлектә яшәүче халыкның куркынычсызлыгын, шул исәптән балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл билгеләре, разметкалар яңартылачагын сөйләде.

Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге, аскы Актаныш, 5 нче санлы балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, технология техникумы, хакимият бинасы, янгын сүндерү бүлеге, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия янындагы балалар һәм җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда юл разметкаларын яңарту кирәк. 

«Ватан» футбол манежы һәм 4 нче санлы балалар бакчасы янында җәяүлеләр йөри торган урын икәнлеген күрсәтеп махсус юл билгесе урнаштырылды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы кысаларында биредә тротуар җәелде, разметка кую сорала. Якын көннәрдә бу эш башкарылачак. 

Химиклар һәм Г. Авзал урамнары белән С Хөснияров урамы киселешләрендә юлдан аркылы чыгу урыннарында да разметка яңарту сорый. 

Җәяүлеләр иминлеген тәэмин итеп, быел яңа тротуарлар салу дәвам итә. М. Җәлил урамындагы «Шатлык» кибетеннән Совет урамындагы Җәмигъ мәчетенә кадәр , М. Җәлил урамы киселешеннән Тынычлык проспектындагы «Хәләл ит» кибетенә кадәр һәм Вахитов урамыннан «Бакчачы» кибетенә кадәр тротуарлар төзелә.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе башлыгы Рөстәм Ильясов район үзәге Актанышта юл билгеләренең торышына аеруча игътибар юнәлтергә чакырды.

Шулай ук мотоцикл, питбайкларда йөртү таныклыгы булмаган һәм йөртү яшенә җитмәгән яшүсмерләрнең юлларга күпләп чыга башлавы урынлы борчу тудыра.

Районның ЮХИДИ һәм мәгариф идарәләренә әлеге уңайдан рейдлар уздырырга, ата-аналар белән эшләргә кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев