Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әниләр көнендә әниләр белән: «Умырзая» бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр

«Умырзая» балалар бакчасында әниләр белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бик матур чара узды.

"Умырзая" балалар бакчасында тәрбиячеләр Энҗе Шайдуллина, Резеда
Низамова әти- әниләр белән тыгыз эшчәнлек алып баралар. Төрле эш алымнары белән балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр,әниләр белән узган бу чара балалар өчен аеруча да кызыклы,мавыктыргыч һәм файдалы булды.

Әниләр белән бергәләп ике командага бүленеп  ярышларда көч сынаштылар.
Җәяүлеләр кичүе төзү, баланың иминлек каешын эләктерүне автоматлаштыру, игътибар светофор, оста шофер һәм башка мавыктыргыч бәйгеләр булды.

Катнашкан барлык балаларга да Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова рәхмәтләрен җиткерде һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган эш дәфтәрләре таратты.


Әлеге матур кичә барышы белән видеороликны карап таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев