Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Безнең максат — фаҗигаләргә юл куймау!

Актаныш районында техник карауларның икенче этабы — шәхси милектәге тракторларны тикшерү башланды. Бүген беренчеләрдән булып Яңа Әлем авыл җирлегендәге техникалар каралды. Соңгы елларда, аеруча соңгы ике ел эчендә, әлеге җирлектә шәхси тракторлар саны сизелерлек арткан.

Техник караулар — иң элек иминлекне тәэмин итү чарасы. Аларның төп максаты — юлларда һәм эш барышында фаҗигаләрне булдырмау, техникаларның төзек хәлдә булуын тәэмин итү.

Тикшерүләрне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов үткәрә. Аның сүзләренчә, авыл тормышында тракторларның роле зур:

— Әлеге техника ярдәмендә без авылның чисталыгын да, матурлыгын да тәэмин итәбез. Шуңа күрә аларның төзек булуы — уртак бурыч. Җирлектә тәртип булсын өчен, техникалар да таләпләргә туры килергә тиеш, — ди ул.

Инспектор билгеләп үткәнчә, техник карауларның төп максаты — куркынычсызлык:

— Безнең максат — фаҗигаләргә юл куймау. Моның өчен техникаларның төзек булуын контрольдә тотабыз, хуҗалар белән аңлату эшләре алып барабыз. Тәртипкә бары тик бергәләп эшләгәндә генә ирешеп була.

Район буенча шәхси милектәге техникалар өлеше шактый —  барлык тракторларның якынча 56–57 проценты. Барлыгы 1217 шәхси техника исәпләнә, шуларның 800гә якыны трактор, 300ләбе — прицеп.

Яңа Әлем җирлегендә узган елгы мәгълүматларга караганда, 66 берәмлек техника теркәлгән. Шуларның кайберләре техосмотр узмыйча хәрәкәт иткән. Быел исә карауларны оештыру тәртибендә үзгәрешләр кертелгән — хәзер техник карау хуҗаның гаризасы нигезендә билгеләнгән көндә үткәрелә. Бу карау-тикшерүне тагы да җайлырак итә.

Тикшерү барышында аеруча түбәндәге мәсьәләләргә игътибар ителә:

  • техниканың гомуми төзеклеге;
  • яктырту системасының эшләве;
  • янгын куркынычсызлыгы таләпләре;
  • каршы тәгәрмәч терәкләре (противооткатные упоры);
  • авария билгеләре булу;
  • йөртүченең тиешле категориядәге таныклыгы һәм аның гамәлдә булуы.

— Фаҗигаләр күбесенчә техниканың төзек булмавы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә ут системасына, яктырткычларга аеруча игътибар бирәбез, — дип ассызыклый Илдус Хәкимов.

Техника иминлеге — һәркемнең уртак бурычы

Техник карауларга Яңа Әлем авылында яшәүче Илсур Сәүбәнов беренчеләрдән булып килгән. Т-150 маркалы тракторын әзерлек сызыгына бастырган. Тәҗрибәле механизатор буларак, ул техник карауның әһәмиятен яхшы аңлый.

— Техник карау безгә бик кирәк. Юлда имин йөрү, бәла-казаларга юл куймау өчен тракторның тормозлары, борылыш утлары барысы да төзек булырга тиеш. Хәзер бит мәгълүмат чараларында фаҗигаләр турында еш сөйлиләр. Шуңа күрә мондый хәлләрне булдырмас өчен, белгечләрнең киңәшләрен тыңлап, техниканы һәрвакыт тәртиптә тотарга тырышабыз, — ди Илсур абый.

Аның зур техника белән эшләү тәҗрибәсе шактый. Моңа кадәр Илсур абый 35 ел дәвамында Т-16 тракторы белән йорт-ихатасында дөнья көткән, ә соңгы биш елда Т-150 белән идарә итә.

Техник карау барышында вак-төяк җитешсезлекләр дә ачыкланган.

— Поворот-борылыш утлары эшләми иде, шунда ук төзәттем, — дип аңлата ул.

Илсур Сәүбәнов тракторын нигездә үз хуҗалыгында куллана, басу эшләрендә дә актив файдалана. Еш кына олы юлларга чыгарга туры килә, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне аеруча мөһим дип саный.

— Юлга чыкканда барысын да тикшерәбез: туктыйбыз, билгеләргә карыйбыз, төп юлдан килүчеләрне үткәрәбез. Саклык — иң мөһиме, — ди ул.

Техник карауга әзерлекне дә алдан башлаган.

— Гадәттә, техосмотр вакыты якынлашканчы ук бер ай алдан әзерләнә башлыйбыз. Техниканы карап чыгабыз, юабыз, майларын алыштырабыз, утларын тикшерәбез. Әлегә барысын да үз көчебез белән башкарабыз, — дип сөйли Илсур абый.

 Элек гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә эшләгән Илсур абый хәзер лаеклы ялда. Һөнәренә бәйле рәвештә дә ул иминлек мәсьәләләренә аеруча җитди карый.

Илсур Сәүбәнов кебек җаваплы механизаторлар булганда, техник карауларның төп максаты — хәвеф-хәтәрләрне кисәтү — уңышлы тормышка ашырыла.

Җаваплы караш — иминлек нигезе

Актаныш районында узучы техник карауларда Яңа Әлем авылыннан Ленар Гәбдрәшитов актив катнашты. Ул тикшерүгә үзенең МТЗ-82 тракторын алып килгән. Ленар әлеге техниканы инде 11 елдан артык файдалана.

— Тракторны күбрәк үз хуҗалыгымда кулланам, әмма ярдәм сораучылар булса, авылдашларга да булышам, — ди ул.

Техник карауга Ленар алдан ук ныклап әзерләнгән. Аның сүзләренчә, быел техникасын тулысынча диярлек яңартып чыккан.

— Бөтен кыш буе ремонт ясадым, сүтеп-җыеп карадым. Техника төзек булырга тиеш, — дип аңлата ул.

Ленар фикеренчә, техник караулар — бик кирәкле чара.

— Әлбәттә, техник караулар кирәк. Без барыбыз да юлда йөрибез бит. Иң беренче чиратта — иминлек өчен. Техника төзек булса, аварияләр дә азрак була, — ди ул.

Авылдашлары турында да ул уңай фикердә:

— Безнең авылда качып йөрүчеләр юк. Һәркем җаваплы карый, техник карауларны вакытында уза. Бар да намус белән, тәртип буенча эш итә, — дип билгеләп үтә Ленар.

 Ленар кебек җаваплы хуҗалар булганда, авылларда техниканың төзеклеге дә, юлларда иминлек тә тәэмин ителә.

Бүгенге көндә караулар башлангыч стадиядә генә. Беренче тикшерелгән техникалар арасында вак-төяк җитешсезлекләр ачыкланган, әмма алар шунда ук төзәтелгән.

— Безнең максат — кемнедер җәзалау түгел, ә куркынычсызлыкны тәэмин итү. Кимчелекләрне урында ук күрсәтеп, төзәттереп, юлга бары тик төзек техникалар чыгуына ирешергә тиешбез, — ди инспектор Илдус Мәхиян улы.

Соңгы елларда районда техника белән бәйле җитди фаҗигаләр теркәлмәгән. Бу уңай күрсәткечне саклап калу өчен техник карауларга аерым игътибар биреләчәк.

Техник караулар алдагы көннәрдә районның башка авыл җирлекләрендә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев