Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл, без, кагыйдәләр!

Җәйге чорда да Актаныш районының 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында тормыш кайнап тора.

Зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләр Лилия Рәмзил кызы Закирҗанова һәм Гөлсия Рисун кызы Мирзагитова җитәкчелегендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мавыктыргыч чарада катнаштылар.

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен уеннар, эстафеталар, җырлар һәм шигырьләр аша кабатладылар, шулай ук велосипед һәм самокатта йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Чараның хөрмәтле кунагы – ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәмәтова балаларның белемнәрен кызыксынып күзәтте. Ул өстәл уеннары һәм төрле ситуатив биремнәр ярдәмендә юл билгеләрен һәм юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итте.

Мондый очрашулар балаларның юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен ныгыта, игътибарлылык һәм җаваплылык тәрбияли. Кызыклы чарадан балалар күтәренке күңел белән таралып, истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар. Очрашуның дәвамлы булуына өметләнеп, яңадан күрешергә сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев