Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәркемгә һәм һәр көнне кирәк!
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәркемгә һәм һәр көнне кирәк!

Актаныш районы Богады мәктәбендә укучылар өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган файдалы очрашу узды.

Чара ЮИД җитәкчесе Миләүшә Мулланур кызы Әхмәдуллина оештырган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторинадан башланды. Укучылар сорауларга актив җавап биреп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Очрашу актлар залында дәвам итте. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова укучыларга тематик видеоролик тәкъдим итте. Аннан соң күрсәтелгән материал буенча фикер алышу булды. Балалар белән юлда еш очрый торган хаталар, куркыныч хәлләрне булдырмау юллары турында сөйләштеләр.

Аеруча көзге чорда киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар — фликерлар куллануның әһәмиятенә басым ясалды. Караңгы вакытта һәм начар һава шартларында аларның җәяүлеләрне автомобиль йөртүчеләргә ерактан ук күренерлек итүе аңлатылды.

Очрашу ахырында һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.

Юлда имин йөрү кагыйдәләрен белү генә түгел, аларны һәрдаим үтәү дә мөһим. Мондый профилактик чаралар балаларга үз тормышлары һәм сәламәтлекләре өчен җаваплы булырга, юлда сак һәм игътибарлы йөрергә ярдәм итә.


Нет комментариев