АКТАНЫШ ЯШЕЛЛӘНӘ: ЧЫРШЫ ҮСЕНТЕЛӘРЕ УТЫРТЫЛА
Экология

АКТАНЫШ ЯШЕЛЛӘНӘ: ЧЫРШЫ ҮСЕНТЕЛӘРЕ УТЫРТЫЛА

Актанышның матурлыгын тагын да арттыру, туган ягыбызны яшелләндерү максатыннан агач утырту эшләре дәвам итә.

Бүген 57 нче бистәгә чыга торган күпер янында, Актаныш елгасының уң як ярында чыршы үсентеләре утырту эшләре башкарыла.

Һәр утыртылган агач — киләчәккә матур бүләк, табигатебезгә карата кайгыртучанлык билгесе. Актанышыбыз көннән-көн яшелләнә, күркәмләнә, матурлана.

Әлеге изге һәм экологик әһәмияткә ия эштән беребез дә читтә калмыйк! Туган ягыбызны бергәләп яшелләндерик, табигатебезне саклыйк! 


Нет комментариев