Кичә Мамадыш районының Пузанка тавында 16 яшьлек ике кызның мәете табылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр аларның үлем сәбәпләрен ачыклый.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова әти-әниләрне балаларының эмоциональ халәтенә игътибарлырак булырга, аларның тормышы белән кызыксынырга һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр сакларга чакырды.
«Балагызны инде зур дип санасагыз да, аны кочакларга онытмагыз», — дип ассызыклады омбудсмен.
Ул шулай ук яшүсмерләрнең кәефендәге һәм үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә битараф калмаска, кирәк булганда психологлардан ярдәм сорарга киңәш итте.
Нет комментариев