Тәмле синнабоннар пешерәбез
Тәмле булсын!

Тәмле синнабоннар пешерәбез

Дарчин исле, йомшак, күпереп пешкән, өсте нәфис сырлы крем белән капланган синнабоннар кемне генә битараф калдырыр икән?! Бу тәмле булочкаларны өй шартларында да әзерләргә мөмкин. Иң мөһиме — камырны дөрес басу, яхшылап кабарту һәм тәмле эчлек әзерләү. Якыннарыгызны үз кулларыгыз белән пешергән хуш исле камыр ризыгы белән сыйлагыз!

Кирәкле ингредиентлар

Якынча 6–8 данә синнабон әзерләү өчен

Камыр өчен:

  • Бодай оны — 300 г

  • Сөт — 125 мл

  • Йомырка — 1 данә

  • Шикәр комы — 40 г

  • Ак май — 35 г

  • Коры чүпрә — 4 г

  • Тоз — ¼ чәй кашыгы

Эчлек өчен:

  • Ак май — 30 г

  • Шикәр комы — 65 г

  • Тарттырылган дарчин — 1 г

Крем өчен:

  • Сырлы крем (сливочный сыр) — 90 г

  • Шикәр пудрасы — 25 г

  • Сөт — 25 мл

Йомырка белән ак майны алдан суыткычтан алып куегыз, алар бүлмә температурасында җылынсын. Ак майны уңайлы ысул белән эретегез һәм суытыгыз. Сөтне аерым савытта җылытыгыз, ләкин кайнар булмасын.

Тәмле синнабоннар пешерәбезҖылы сөткә бер чәй кашыгы шикәр комы һәм чүпрә кушыгыз. Яхшылап болгатып, якынча 10 минутка калдырыгыз.

Йомырканы шикәр белән күпертәбез

Йомыркаларны савытка сытыгыз, шикәр өстәгез һәм венчик белән бертөрле масса барлыкка килгәнче яхшылап болгатыгыз.

Тәмле синнабоннар пешерәбез

 

Камыр өчен ингредиентларны кушабыз

Йомыркалы массага чүпрәле сөтне һәм эретелгән ак майны кушып, яхшылап болгатыгыз. Онны аерым савытка иләгез.

Йомшак чүпрәле камыр басабыз

Сыек ингредиентларга онның бер өлешен кушып, венчик белән болгатыгыз. Аннары тагын он өстәгез, аның белән бергә тоз салыгыз. Онны аз-азлап кушып, камыр басыгыз.

Башта кашык белән, аннары куллар белән басарга кирәк. Кирәк булса, аз гына он өстәгез. Камырны якынча 10 минут дәвамында яхшылап басыгыз. Ул йомшак, эластик булырга һәм шар рәвешендә җыелырга тиеш.

Камырны шар итеп әвәләгез, савытка салыгыз, өстен сөлге белән каплагыз һәм җылы, үтәли җил булмаган урынга бер сәгатькә куегыз.

Дарчинлы эчлек әзерлибез

Эчлек өчен ак май йомшарган булырга тиеш. Шикәрне дарчин белән кушып болгатыгыз. Бу катнашма синабоннарга үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирәчәк.

Тәмле синнабоннар пешерәбез

Камырны җәеп, эчлек салабыз

Кабарган камырны кабат басып алыгыз һәм он сибелгән өстәлгә куегыз. Аны якынча 5 мм калынлыктагы җәймә итеп җәегез.

Камыр өстенә йомшартылган ак май сылагыз. Аннары шикәр белән дарчин катнашмасын тигез итеп сибегез.

Синабоннарны рулет итеп төрәбез

Камырны рулет итеп төрегез, читен яхшылап ябыштырыгыз. Рулетны тигез киңлектәге кисәкләргә бүлегез. Шул арада духовканы 180 градуска кадәр җылытырга куегыз.

Тәмле синнабоннар пешерәбез

Булочкаларны пешерү формасына тезәбез

Пешерү формасын яки табаны пергамент кәгазе белән каплагыз. Синабоннарны ара калдырып тезегез, чөнки пешкәндә алар шактый кабарачак.

Синабоннарны духовкада пешерәбез

Форманы чиста салфетка белән каплап, булочкаларны якынча 30 минут өстәмә кабартырга калдырыгыз. Аннары 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куегыз.

Тәмле синнабоннар пешерәбез

25–30 минут дәвамында, өсләре матур алтынсу төскә кергәнче пешерегез. Пешү вакыты духовканың үзенчәлегенә карап бераз үзгәрергә мөмкин.

Синнабоннар өчен сырлы крем әзерлибез

Сливочный сырга шикәр пудрасы кушыгыз. Ике ингредиентны яхшылап болгатыгыз.

Кремны кирәкле куелыкка җиткерәбез

Сыр белән шикәр пудрасын болгатып, аз-азлап сөт өстәгез. Крем бертөрле, уртача куелыкта булырга тиеш. Аның куелыгын сөт ярдәмендә үзегез көйләгез.

Җылы булочкаларга крем сылыйбыз

Тәмле синнабоннар пешерәбезӘзер булочкаларны духовкадан алып, бераз суытыгыз. Җылы синабоннар өстенә әзер кремны сылагыз. Ул булочкаларның җылысы белән бераз эреп, өсләрен каплаячак.

Чәй табынына хуш исле синабоннар!

Тәмле синнабоннар пешерәбезДарчин исе аңкып торган, йомшак һәм кремлы синабоннар әзер! Алар иртәнге ашка да, көндезге чәйгә дә, кунаклар сыйлауга да бик туры килә.

​​​​Синнабоннар әзерлибезЯкыннарыгызны үз кулларыгыз белән пешергән тәмле камыр ризыгы белән сөендерегез!

Тәмле булсын! 


Нет комментариев