Батыр якташыбыз истәлегенә спорт бәйгесе: техникум командасы — беренче урында
Безнең геройлар

Батыр якташыбыз истәлегенә спорт бәйгесе: техникум командасы — беренче урында

Актаныш технология техникумында махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган элеккеге студент Данил Биккинин истәлегенә волейбол турниры оештырылды.

Батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм спортка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелгән ярышта өч команда катнашты. Спорт мәйданчыгында техникум студентлары һәм Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре укучылары очрашты.

Өч команда — бер максат, киеренке көрәш

Актаныш технология техникумында Данил Биккинин истәлегенә волейбол турниры узды

Турнир дәвамында командалар үзләренең спорт осталыкларын, җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Һәр очрашу мавыктыргыч көрәш шартларында узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

  • Беренче урын — Актаныш технология техникумы командасы;

  • Икенче урын — Актанышның беренче мәктәбе командасы;

  • Өченче урын — Актанышның икенче мәктәбе командасы.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар лаеклы бүләкләрен алды.

Батырлар истәлеге — киләчәк буыннар күңелендә

Әлеге турнир спорт бәйгесе генә түгел, ә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның якты истәлегенә хөрмәт күрсәтү чарасы да.

Актаныш технология техникумында Данил Биккинин истәлегенә волейбол турниры уздыДанил Биккининның тормыш юлы, батырлыгы яшь буын өчен онытылмас үрнәк булып кала. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, туган илгә мәхәббәт, Ватан алдындагы җаваплылык һәм батырлар истәлегенә ихтирам хисләре тәрбияли.

Данил Биккининның исеме һәм батырлыгы онытылмасын! Бәйгедә катнашкан барлык командаларга, оештыручыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев