Тарихыбызны барлауга — зур игътибар
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Тарихыбызны барлауга — зур игътибар

Татарстан Республикасы муниципаль архивларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән еллык грант конкурсы кысаларында Актаныш муниципаль архивы тәкъдим иткән проект уңышлы нәтиҗәләргә китерде.

Проектның төп максатларының берсе — Татарстан тарихына кагылышлы аудиовизуаль документлар белән Архив фондын тулыландыру, гаилә тарихын, нәсел тамырларын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру.

Әлеге эшнең нәтиҗәләренең берсе — Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Бадертдинов Нурислам Нурсил улының «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында «Бай шәҗәрә» номинациясендә дипломга лаек булуы.

Бүген Казан шәһәрендә узган чарада Актаныш вәкилләре дә катнашты.

Гаилә тарихын өйрәнү, ата-бабаларыбыз турындагы истәлекләрне саклау эше киләчәктә дә дәвам итсен!


Нет комментариев