Актанышның «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр «Актаныш юллары» оешмасында экскурсиядә булдылар.
Тәрбиячеләр Гөлсия Рисун кызы, Алсу Фәвәсим кызы һәм кече тәрбиячеләр балалар белән очрашуны юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәдән башладылар. Ә бакчага кайткач та дәвам иткән бу сөйләшү кызыклы сәяхәт белән тәмамланды.
ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Л. Р. Мөхәмәтова балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, төрле сораулар биреп, аларның белемнәрен тикшерде.
Юллар ничек төзелә? Аларны нинди махсус техника ярдәмендә салалар? Кечкенә кунакларны бу сораулар аеруча кызыксындырды. Экскурсия балаларга юл төзелеше белән якыннан танышырга һәм юл куркынычсызлыгы турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.
Мондый очрашулар кечкенәдән үк юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Нет комментариев