Рафис Кәлимуллин Актаныш радиосында кунакта булачак
Белдерүләр

Рафис Кәлимуллин Актаныш радиосында кунакта булачак

22 октябрьдә популяр җырчы белән туры эфирда аралашу мөмкинлеге туа. Иң үзенчәлекле сорау яки теләк авторын Рафис Кәлимуллин концертына чакыру билеты көтә.

Күп кенә дәрәҗәле телевизион һәм радио премияләре лауреаты, талантлы һәм энергияле җырчы Рафис Кәлимуллин Актаныш радиосында кунакта булачак.

Тапшыру 22 октябрьдә сәгать 12:00дә туры эфирда узачак. Радиотыңлаучылар яраткан җырчыларына сорауларын бирә, теләкләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Сорау, теләк һәм тәкъдимнәрне радионың 8 950 665-60-00 номерына MAX мессенджеры аша язмача юлларга мөмкин. Иң үзенчәлекле сорау, теләк яки тәкъдим авторын Рафис Кәлимуллин концертына чакыру билеты көтә.

22 октябрьдә сәгать 12:00дә 90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз!


Нет комментариев