23 октябрьдә, җомга көнне, Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» («Женское внимание») кайнар линиясе эшләячәк.
Кайнар линиядә түбәндәге мәсьәләләр буенча киңәшләр алырга мөмкин:
-
хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәү;
-
социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү;
-
түләүләр һәм ташламалар алу;
-
медицина ярдәме күрсәтү һәм реабилитация узу.
Кайнар линия телефоннары:
-
8 (843) 236-00-71
-
+7 (965) 593-86-64 — MAX мессенджеры аша сораулар юллау өчен.
Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Нет комментариев