Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелды
Кыйбла

Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелды

Бүген «Җәмигъ» мәчетендә Актаныш районының дини тормышына, мәчетләрнең эшчәнлегенә һәм имамнарның халык белән алып барган хезмәтенә багышланган зур сөйләшү уза.

Очрашуны Актаныш районы мөхтәсибе, төбәкара казый Руслан хәзрәт Мортазин ачып җибәрде. Ул авылларыбызда эшләүче имамнарга фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Аеруча Гошер сәдакасын җыюны югары дәрәҗәдә оештырып, ятимнәргә, мохтаҗларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелды

Очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров һәм район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов катнаша.

Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелдыРавил хәзрәт Зөфәров безгә биргән интервьюда дини белем бирү, традицион кыйммәтләребезне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклау, шулай ук хәзерге заманда халыкка дөрес дини юнәлеш бирү һәм ярдәм күрсәтүнең мөһимлеге турында ассызыклады. Ул мәчетләребезнең һәм мәдрәсәләребезнең эшчәнлеген алга таба да актив алып барырга чакырды.

Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелды

Әлеге вакытта Актаныш районының дини тормышына, мәчетләрнең эшчәнлегенә һәм имамнарның халык белән алып барган хезмәтенә багышланган бу очрашу дәвам итә. Равил хәзрәт Зөфәров мөфтият тарафыннан башкарылган эшләр, хәләл индустрияне үстерү, яшь буынны тәрбияләү һәм дини белем бирү юнәлешләре буенча үзенең мөһим фикерләрен җиткерә.

Дини тормыш һәм иминлек: Актанышка имамнар җыелдыСөйләшү барышында шулай ук төбәкләрдәге имамнарга кирәкле хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү, заман таләпләренә яраклашып эшләү мәсьәләләре дә карала.


Нет комментариев