Актаныш аграрийлары — республикакүләм хезмәт бәйрәмендә
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш аграрийлары — республикакүләм хезмәт бәйрәмендә

Бүген Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза. Анда Актаныш районы делегациясе дә катнаша.

Район делегациясен Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җитәкли.

Делегация составында — авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның алдынгы хезмәткәрләре, кыр һәм ферма эшчәннәре. Аларның һәркайсы районның агросәнәгать тармагын үстерүгә, мул уңыш җитештерүгә, терлекчелекне алга җибәрүгә үз өлешен кертә.

Актаныш аграрийлары — республикакүләм хезмәт бәйрәмендәБәйрәм — ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куйган кешеләргә хөрмәт күрсәтү, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык. Татарстанның төрле районнарыннан килгән аграрийлар бергә җыелып, тармакның казанышларын барлый, киләчәккә яңа максатлар билгели.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә ел әйләнәсендә тырыш хезмәт куеп, районның агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Кырларыбыз мул уңыш бирсен, терлекчелектә эшләр гөрләп торсын, хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, гаиләләрегез белән имин һәм мул тормышта яшәргә язсын!


Нет комментариев