Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Кичә «Яшьлек» үзәгендә юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәрне искә алу кичәсе гамәлгә куелды. Биредә Актанышның 2 санлы мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәм урындагы техникум студентлары катнашты.

Катнашучылар алдында ЮХИДИ Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, капитан Ренат Шәмсиев һәм Нур хәзрәт Хөсәенов та чыгыш ясадылар. Ренат Радик улы статистик мәгълүматлар белән таныштырды, балаларның нинди юл кагыйдәләрен еш бозу очраклары булганын сөйләде. Шулай ук Яңа Әлем авылыннан Нурия апа Нәгыймова да бу көннең әһәмиятен билгеләп узды. Ни кызганыч, аның абыйсының гомере авариядә өзелгән. Ул иминлек теләде, юл-транспорт һәлакәтләре булмавын теле, изге теләкләрен җиткерде.

— Чараның төп максаты булып аяныч вакыйгаларга юл куймау, җир йөзендәге барлык кешеләрне бердәмлеккә чакыру, юл-транспорт һәлакәтләренә вафат булганнарны искә алу тора. Бөтендөнья юл аварияләрендә һәлак булганнарны искә алу максатыннан районыбызда бихисап акцияләр, профилактик чаралар уздырылды, — дип бәян итте интервью барышында ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

— Юл читендәге һәйкәлләр — гаиләнең мәңгелек ярасы. Үз башларына килгән кайгы-хәсрәтне ата-аналар ничек кичерүләрен күзаллау да кыен. Олымы, кечеме — якын кешеңнең үлеме ачы хәсрәт. 

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймас өчен өлкәннәргә гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

  • балаларны бары тик махсус утыргычларда гына йөртергә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балалар җиңел автомобильнең алгы утыргычында балалар өчен махсус утыргычлар кулланып, баланың авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган җайланмалар белән генә йөрергә тиеш, ә арткы утыргычта 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешлары кулланылырга мөмкин. Шулай ук машина йөртүчеләр автомобиль белән идарә иткәндә, аеруча балаларны автомобиль салонында очратканда, игътибарны читкә юнәлтүче әйберләрдән баш тартырга тиеш.
  • балалар урамда иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә булганда, һичшиксез, өске кием-салымны яктылык кайтаргыч элементлар белән җиһазландыру зарур,
  • 12 яшькә кадәр балаларны белем бирү оешмаларына озатып, мәгариф системасы киңәшләреннән файдаланырга. «Йорт-мәктәп—йорт» маршруты буенча узганда балаларга юлда саклап калырга мөмкин булган куркынычлар турында сөйләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев