Юл хәрәкәте иминлегенең Хөкүмәт комиссиясендә: Халкыбыз юлларда үләргә тиеш түгел!
Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров бүген Алабуга шәһәрендә республика юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышын уздырды. Комиссия утырышы барышында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән инженерлык чараларын үтәү, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру турындагы мәсьәләләр каралды. Шамил Хәмит улы утырыш эшен «Халкыбыз без эшләп бетермәгәнгә юлларда үләргә тиеш түгел!» дип тәмамлады.
Утырыш эшендә видеконференция режимында Актаныш муниципаль районы башлыгы, район юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Ленар Зарипов җитәкчелегендә бер төркем җаваплылар да катнашты.
Комиссия утырышы барышында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән инженерлык чараларын үтәү, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә балалар һәм яшьләр арасында юлларда куркынычсызлык культурасын формалаштыру буенча Россия балалар һәм яшьләренең «Алдынгылар хәрәкәте» республика бүлекчәсе эше һәм башка мөһим темаларга чыгыш ясадылар.
Ике сәгатьтән артык дәвам иткән киңәшмәдә Актаныш районына кагылышлы проблемалар турында да сөйләделәр. Мәсәлән, республикада 2024 елның беренче яртыеллыгында аварияләр саны кимесә дә, кеше үлеме арткан, шулай ук юл фаҗигаләрендә каты яралану дәрәҗәсе дә үскән.
Агымдагы елда Актаныш районында теркәлгән юл фаҗигаләрендә 6 кешенең гомере өзелә. Узган ел бу сан 4 булган. Өстәвенә балалар үлеме бу һәлакәтнең дәһшәтен тагы да арттыра. Әлбәттә, аварияләрнең күпчелеге район территориясе аша узучы М-7 трассасына туры килә һәм автомобильләр бәрелешү гел бер участокта була.
Шамил Гафаров «Юлларда төзелеш барамы, башка регионнардан килгән машиналар авариягә очрыймы- бу безнең өстән җаваплылыкны төшерми. Халкыбыз без эшләп бетермәгәнгә юлларда үләргә тиеш түгел!» диде.
Утырыштан соң Ленар Зарипов М-7 юлы өчен җаваплы «Волговятскуправдор» ФКУ җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, юллардагы җитешсезлекләрне уртага салып хәл итү кирәклеген әйтте. Төзелеш бару- юлда йөрүчеләрнең сәламәтлегенә, гомеренә зыян салырга тиеш түгел. Ленар Рафак улы юл борылышларын яктырту, тонировкалы тәрәзәле автомобильләрнең пленкаларын салдырту, мопед, самокатларда җилдерүче яшьләр белән профилактик әңгәмәләр, рейдлар оештыру максатын куйды.
Республикада җәяүлеләрне бәрдерү очраклары артканнан- арта.
Район ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, райондашларга үз иминлекләрен тәэмин итеп, торак пунктлардагы, бигрәк тә алардан читтәге юллардан барганда яктылык кайтаргыч элементлар тагуны таләп итәбез, дип белдерде.
Республика комиссиясе утырышында кайбер машина йөртүчеләрнең ярты ел эчендә йөзәр тапкыр кагыйдә бозуларын әйттеләр. Тиеш түгел урында каршы як полосага чыгу, тоташ юл сызыгын кисү, йөртү тизлеген арттыру, исерек килеш автомобиль белән идарә итү- административ протоколлар, нигездә, шул сәбәпле төзелә.
Киләчәктә хокук бозучыларның исемлеген республика, район массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру, штрафлар күләмен арттыру буенча да проектлар гамәлгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев