Кадет мәктәбе лагереннан хәбәр: Укучыларга юл кагыйдәләрен өйрәттеләр
Районыбыз мәктәпләре каршында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Районыбызның юл хәвефсезлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова лагерьга йөрүче укучылар белән аралашып кайтты.
Мәктәп яны лагеренда очрашуның максаты- балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү, иминлек турындагы белем һәм күнекмәләрне искә төшереп ныгыту.
Юл кагыйдәләре укучыларның исендә ныграк калсын өчен кагыйдәләрне уен формасында төшендерүнең нәтиҗәсе зур. Балалар кроссвордлар чиштеләр, үзләре уйлап чыгарып юл билгеләре ясадылар. Стена газетасы чыгардылар, эчтәлеген яклап чыгыш ясадылар.
— Укучылар юл кагыйдәләренә багышланган чарада бик актив булдылар,- дип хәбәр итте бу хакта Ләйсән Рәдиф кызы.
Лагерьның әйдаманнары Гомәрова Зөлфия Альберт кызы һәм
Миңнуллин Фидус Идус улы укучыларның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен башка юнәлештә эшләүче райондашларыбызны үзара хезмәттәшлеккә чакырып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев