Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Крутые педали» автомобилистларны туктаттылар!

Туктаттылар һәм якынлашып килгән бәйрәм уңаеннан котладылар. Бу турыда даими авторым, ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән ханым Мөхәммәтованың хаты да сөйли.

Бүген, 23нче февраль алдыннан полиция лейтенанты, ДПС инспекторы Инсаф Минһаҗев җитәкчелеге астында Актанышның 2нче урта мәктәбенең "Крутые педали" ЮИД отряды ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге белән берлек тәрбияви әһәмияткә ия акциягә чыктылар һәм шофёрларны туктатып якынлашкан Ватанны саклаучылар бәйрәме белән тәбрикләделәр, кечкенә бүләкләр таппшырдылар һәм имин юллар теләделәр. 
Мондый традицион акцияләр бик кирәк, файдалы. плакатлар һәм төрле аңлату әсбаплары куллану бәйрәм кәефен дә  тагы да ныграк күтәреп җибәрә.

Ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрик итәм! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим! Юллар куркынычсыз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев