Онлайн-олимпиадада катнаш!
Чираттагы хәбәрне мөхәрриятебез почтасына ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юллаган.
Беләбезме? Беләбез! Учи. ру платформасында «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы игълан ителгән. Ул 19 сентябрдән алып 22 октябрьгә тиклем дәвам итә. Вакыт бик аз калган, димәк, тәмамланганчы катнашып калырга ашыгый, яшь дусларыбыз! Анда 1-9 сыйныф укучылары үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала.
— Юлларда имин хәрәкәт итү һәркемнең кагыйдәләрне белүенә, аны үтәвенә бәй ле. Чараның максаты да — юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне арттыру, яшьтән үк кагыйдәләрне белеп үсү, аларны үтәүне гадәткә кертү. Проект кысаларында, ел саен меңнәрчә чакрым юллар төзекләндерелә, транспорт яңартыла. Балалар аерым игътибар үзәгендә. Нәкъ менә үсеп килүче буында, аларның әти-әниләрендә шул кагыйдәләрне ныгыту, аларны үтәүгә ирешү өчен 1-9 сыйныф укучылары арасында бу онлайн-олимпиада үтә. Көзге каникуллар алдыннан юл иминлеген саклаучы кануннарны балаларга искә төшерү өчен — менә дигән мөмкинлек, ди Ләйсән Рәдиф кызы.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча матур-матур бүләкләр дә өләшү гамәлдә икән. Бигрәк күңелле яңалык бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев