«Ромашка» балалар бакчасында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган чара узды. Анда кече, уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар катнашты.
Ак шарлар һәм ак күгәрченнәр – тынычлык һәм өмет символы
Акция барышында балалар кулларына сафлык һәм өмет символы булган ак шарлар, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәр истәлегенә ак күгәрченнәр сурәтләре тотты.
Чараны алып баручы балаларга әлеге көннең әһәмияте турында сөйләде, юлларда саклыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртте. Аннары катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Караңгыда фликерлар гомерне сакларга ярдәм итә
ГБУ «БДД»ның Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Радиф кызы балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатты. Ул аеруча караңгы вакытта җәяүлеләргә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген ассызыклады.
Очрашуда яктылыкны кире кайтаручы элементлар – фликерларның әһәмиятенә аерым тукталдылар. Мондый элементлар җәяүлеләрне автомобиль йөртүчеләргә ерактан ук күрергә мөмкинлек бирә һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметергә ярдәм итә.
«Алдынгылар хәрәкәте» флешмоб тәкъдим итте
Акциядә Актанышның беренче санлы урта мәктәбе ЮИД отряды һәм «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре дә актив катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәгән флешмоб тәкъдим итте.
Чара ахырында ДПС хезмәткәрләре һәм Ләйсән Радиф кызы балаларга фликерлар бүләк итте. Бу кечкенә генә, әмма мөһим куркынычсызлык чаралары балаларның юлда ерактан күренүен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – һәркемнең үз гомерен һәм башкаларның иминлеген саклау өчен җаваплылыгы. Юлларда сак булыйк! Һәр гомер кадерле!
Нет комментариев