Актаныш укучылары «Юнармия – алга!» хәрби-тактик уенында катнашты
Мәгариф яңалыклары

Актаныш укучылары «Юнармия – алга!» хәрби-тактик уенында катнашты

Бүген Актанышның икенче санлы урта мәктәбе юнармиячеләр командасы Казан югары танк команда училищесы базасында узган «Юнармия – алга!» хәрби-тактик уенында катнашты.

Егет-кызлар үз көчләрен һәм осталыкларын сынады

Укучыларга үзләренең әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, команда белән эшләү сәләтен күрсәтү, бердәмлек, тәртип һәм катлаулы сынауларны җиңеп чыгу осталыгын сынап карау мөмкинлеге туды.

Мондый чаралар – ярыш кына түгел, ә яшьләр өчен зур практик тәҗрибә дә. Катнашучылар яңа белемнәр туплый, хәрби әзерлек үзенчәлекләре белән таныша, командада эшләү күнекмәләрен ныгыта.

Актаныш укучылары өчен әлеге уен яңа тәэсирләр, файдалы тәҗрибә һәм үз мөмкинлекләрен күрсәтү мәйданы булды.


Нет комментариев