Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Теләкәй, Актанышбаш, Шәрип авылларында машиналар үзара бәрелерлек тизлек белән йөргәннәр

Район хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышында мөһим сөйләшүләрнең берсе районда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү темасына багышланган иде. Төп докладчы- район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов 2023 елда районыбызда юл һәлакәтләренең саны ике тапкырга артуын әйтеп залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте.

2023 елда район юлларында 28 юл һәлакәте теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 55 процентка арткан. 7 кеше һәлак булган, 33-е тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләрнең структурасында килгәндә- автомобильләрнең үзара бәрелешүе, җәяүлене бәрдерү, каршылыкларга бәрелү, югары тизлектә барган автомобильнең юлдан чыгып очуы артында күпме кайгы, ачы күз яшьләре, авырту, сыктау, мәңгелек гариплек. Рөстәм Алмаз улы һәр очракны характерлап чыкты. 

Мәскәү-Уфа федераль юлының Актаныш районы аша узучы өлешендә 7 юл юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 кеше һәлак булган, 10 кеше тән яралары алган. Җәяүлеләр белән бәйле юл фаҗигаләрендә үзләренең гаепләре дә зур. Мәсәлән, 22 гыйнварда юлдан баручы автомобиль каршына исерек хәлдәге җәяүле килеп чыга һәм фаҗига аркасында хәмер кулланган райондашыбыз тән җәрәхәтләре алган, автомобильгә дә зыян килгән.

 Регионара юлларда 12 юл һәлакәтендә 1 кеше мәрхүм булган, 14 кеше яралана.  Фаҗигаләр  Актаныш- Мөслим, Түке- Татар Ямалысы, Актаныш- Пучы юлларында теркәлгән. Актаныш- Пучы юлында да алда әйтеп үткәнчә, җәяүлене машина бәрдерү очрагы бар, һәлакәт җәяүле гаебе белән килеп чыга. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау үзеңне генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны да шундый авыр ситуациядә калдыра.

Җирле юлларда да хәвеф-хәтәр булып кына тора, быел авылара юлларда 9 машина һәлакәте булган, аларда 9 кеше яраланган. Актанышның Ленин проспектында, Г. Тукай, Юбилей, Татарстан, Үзәк, Юл  урамнарында ике машина бәрелешү очракларында кешеләр авыр тән җәрәхәтләре алган. Теләкәй, Актанышбаш, Шәрип авыллары эчендә дә машиналар бәрелерлек тизлек белән йөриләр икән.

Район юлларындагы һәлакәтләренең өчесе исерек водительләр гаебе белән килеп чыккан. Ел башыннан үткәрелгән рейдлар вакытында 101 автомобиль йөртүченең исерек хәлдә машина руле артына утыруы ачыкланган. 8 райондашыбыз исерек хәлдә машина йөртеп правасын алдыргач та кабат руль артына утырырга батырчылык иткән. 

3 юл һәлакәте машина йөртүченең каршы як полосага чыгу маневры аркасында килеп чыга, юл кагыйдәләрен үтәмәү 2 кешенең үлеменә, 3 кешенең яралануына китерә. Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан каршы як полосага чыгу аркасында юл кагыйдәләрен бозган 78 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев