«Умырзая» балалар бакчасында «Бөтен гаилә белән юл буйлап» район конкурсына йомгак ясалды
«Умырзая» балалар бакчасында «Бөтен гаилә белән юл буйлап» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурска йомгак ясалды
Бүген "Умырзая" балалар бакчасында "Бөтен гаилә белән юл буйлап" юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләрне ачыклый торган иң яхшы гаилә командасы онлайн конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Әлеге конкурс балаларның һәм ата-аналарның юлларда куркынычсызлык турында белемнәрен арттыру максатында Актаныш муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында оештырылды.
«Умырзая» балалар бакчасы коллективы "Бөтен гаилә белән юл буйлап" чарасына ныклап шзерләнгәннәр, «Кызыл башлык» әкиятендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең никадәр кирәкле гамәл икәнлеген күрсәттеләр, концерт номерларына бай чара кунакларга бик ошады.
Чарада Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм Актаныш районы ЮХИДИ ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова катнаштылар, конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлап рәхмәт белдерделәр. Җитәкчеләр балаларда һәм өлкәннәрдә юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Конкурс гаиләләр өчен үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр коллективларын туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды, ә җиңүчеләргә аерым призлар бирелде.
Оештыручылар мондый инициативалы чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кызыксынуны тагын да үстерергә һәм юлларыбызда иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итәр дигән теләктә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев