«Умырзая» балалары ДАИның патруль автомобиле белән танышты
Актанышның «Умырзая» балалар бакчасында «Патруль автомобиле белән танышу» чарасы узды.
Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Умырзая” балалар бакчасында кунакта булдылар. Чара башында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова уен формасында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлады.
Шулай ук “Светофор көне” икәнен дә искәртеп, светофор турында белемнәрне ныгытты. ДАИ инспекторы Артур Җиһаншин балаларны юл-патруль хезмәтенең патруль автомобиле белән таныштырды. Инспектор мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полициядә хезмәт итү, юл-патруль хезмәте бурычлары турында сөйләде, патруль автомобиле төзелеше белән таныштырды һәм автомобильнең яктылык һәм тавыш сигналларын күрсәтте. Малайлар һәм кызлар бик шатланып патруль автомобиленә утырып карадылар. Патруль автомобилен якыннан күрү-балаларда зур кызыксыну уятты.
Балалар бакчасы һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак чаралар балаларда авыл урамнарында үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча ныклы күнекмәләр булдыруга, зур һөнәрләр дөньясы белән танышуга ярдәм итә. Тулаем алганда, патруль автомобиле белән танышу балаларда онытылмас тәэсир калдырды. Күп кенә малайлар полициядә эшләргә теләк белдерде, моның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга яхшы укырга һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.
Очрашу ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору өчен өстәл уеннары бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев