95 яшен тутыручы Рәзинә Газетдин кызы Галимова хакында язма
Балалык һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, ул елларның рәхәтен, тәмен тоярга да насыйп булмаган, ләкин фронт өчен бала вакыттан ук кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәткән, көнне төнгә ялгап эшләгән Газетдинова Рәзинә Газетдин кызы Галимованы олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева килде.
Җирлекнең ветераннар Советы җитәкчесе Нурзидә Хаҗипова, шулай ук җирлек һәм район Советы депутаты Гөлназ Муллагалиева да истәлекле көндә Рәзинә апага күңел түрләреннән чыккан изге матур теләкләрен җиткерделәр. Һәм, әлбәттә, янәшәсендә балалары да бар иде. Йорт-җирнең тәртиптә булуыннан, гомер бәйрәмендә янәшәсендә балалары булып, мул табын әзерләүләреннән чыгып та, район вәкиле Рәзинә апаның бәхетле картлык кичерүен ассысызыклады. Әйе, Рәзинә апаның гаиләсе, балалары тирә-юньдәгеләр өчен һәрчак үрнәк булдылар. Бүген алар һәркайсы тормышта үз кыйблаларын табып, матур яшиләр, Рәзинә апага һәрдаим ярдәм кулы сузып торалар.
Ул 1931 нче елның 6 нчы июнендә элекке Калинин районы Чәчер авылында Газетдин һәм Фәүзелҗинан гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әтисе колхозчы була, фермада эшли, атлар карый. Ни кызганыч, 1961 нче елда үлеп китә. Әнисе колхозда төрле эштә эшли.
...Кечкенә кызчык башлангыч белемне Чәчер мәктәбендә ала, 4 сыйныфны тәмамлый. Гәрдәнов Ягъсүп, Рәкыя апалар белем бирә аңа. Пучы мәктәбендә бер ай гына укый: авыр еллар, юклык, уку мөмкинлеге булмый. Шул вакыттан ныклап хезмәт юлын башлый. Ә инде хезмәт тәмен кечкенә кызчык мәктәп елларында ук татый. Чөнки укытучылары белән берлектә басуга утауларга йөргәннәр. «Сугыш еллары. Иртәнге тәмле йокыдан уятып алып чыгып китә торганнар иде. Ачлык, ялангачлык. Ашамаган бер генә үлән дә калмады. Кәҗә сакалы үләнен җыеп, чөгендер яфракларыннан аш пешерүләр... Тамагым туяр булса, бу юаны гомергә дә авызыма капмас идем», — дип искә ала Рәзинә апа.
Фермада сарык, дуңгыз, бәрәннәр, бозаулар карый. Хәзерге болын булган урында элек зур ферма була, Рәзинә апа шул фермада сыер сава, атлар карый. Басуда ашлык суккан вакытта үгез белән көлтә ташу хезмәтен башкара.
— Көндез көлтә ташысак, төнгә ашлык сугарга алып китәрләр иде. Пермь якларына урман кисәргә чыга идек. Олтан салып, чабата ямап киеп йөрдек. Аяклар чуанлап, шешеп, канап бетә иде, —ди көрсенеп. Ә лаеклы ялга чыгар алдыннан ферма өенә мичкә ягу эшен башкара.
Колхозда фермада эшләгән чагында мөлаем кыз Чәчер авылы егете Әхтәм абый белән кавыша.
Тормыш иткәндә авыр вакытлары да бик күп була. Әхтәм абыйга кияүгә чыккан мәлне мунчада яшиләр. Соңыннан өй салалар. Беренче салган өйләре болын ягында — авыл башында була. Соңыннан икенче авыл башына йорт салып керәләр. Рәзинә апа белән бергәләп колхозда хезмәт куялар: үгезләр, таналар карыйлар. Терлекчелектә дә көч-хәл белән азык җиткереп, мал җанын саклап калган чаклар күп була. Малларны ашату өчен, язга чыккач, инде кышка әзерләнгән азык беткәч, эскерт төбенең калган саламнарын җыеп алып кайтып ашаталар.
Авыр сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре югары бәяләнә: икесе дә күп кенә медальләргә лаек булалар. Җиңүнең 75, 80 еллыгы уңаеннан тагын бер юбилей медале белән бүләкләнде Рәзинә апа.
Кечкенә вакыттан бер-берләрен белгән, мәктәп елларын, хезмәт юлларын бергә үткән Рәзинә апа һәм Әхтәм абый бергә 47 ел гомер кичерәләр. Уртак балалары дүртәү: зурысы Фидәис (2021 елда вафат), һөнәре буенча эретеп ябыштыручы иде; кызы Рәзилә лаеклы ялда; Иршат сервиста; Филиза Түке авылында терлекчелектә алдынгы сыер савучы. Инде бихисап оныклары, оныкчыклары бар. «Чишмәгә суга да бергә җитәкләшеп баралар иде. Бигрәк тату, матур гаилә иде», — дип искә ала авылдашлары алар турында.
-Әле генә өйләнешкән парлар кебек әйбәт, тату яшәдек. Рәхәттә, хөрмәттә яшәтте, беркайчан авыр сүз әйтмәде, балаларга карата да ихтирамлы булды, — ди Рәзинә апа үзе Әхтәм абый турында. Язмыш дигәнең аяусыз шул: 2004 нче елда Әхтәм абый вафат була.
— Хәзер тормышлар бик рәхәт, Әхтәм генә юк янымда, ялгызлык авыр. Аны бик сагынам, юксынам. Балалар кайтып тора. Эшләп, ярдәм итеп, хәл белеп торалар, — дип сүзен дәвам итте Рәзинә апа.
Әти-әнинең матур үрнәгендә тәрбияләнгән балалар берсе дә йөзгә кызыллык китерә торган түгелләр. Кайда гына булсалар да, эшчән, акыллы, тәрбияле булуларын күрсәтеп, тормышта үз кыйблаларын табып, матур яшиләр. Кызы Рәзилә һәм кияве Равил Рәзинә апаның әтисе нигезенә Чәчердә күркәм йорт салдылар. Туган нигезләрен югалтасылары килми, авылга кайтып яшиләр.
Рәзинә апа бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, кош-кортлар асрый. Бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Өйдә һәрчак чисталык — пөхтәлек, берсеннән — берсе матур гөлләр үстерә. Клубта узган чаралардан да читтә калмый: көчле матур, моңлы тавышы белән яшьтән үк җырлый, уй-фикерен, теләкләрен төгәл-матур итеп әйтә белә, чәкчәк остасы да ул.
Теләкләре дә һәрчак изге: «Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч, имин булсын, гаиләлеләр тигез яшәсеннәр, сабыр булсыннар», — ди сугыш елларының авырлыгын да, тыныч тормышның рәхәтен дә татырга насыйп булган тыл ветераны, уңган хуҗабикә, балалары һәм оныклары өчен үрнәк әни һәм әби булган Рәзинә апа.
Гөлназ Муллагалиева
Чәчер авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев