18 ноябрь көнне Татар Ямалы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»на багышланган «Кеше хезмәт белән хөрмәтле, кеше хезмәт белән батыр!» исемле хәтер кичәсе үткәрде. Ул «Актаныш терлек симертү совхозы»нда хезмәт куйган авылдашларга багышланды.

1966 елда оешкан совхозның тарихы, аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында җылы хатирәләр яңартылды. Хуҗалыкның беренче җитәкчеләре Мирзариф Анамов һәм Фатих Нәфыйков абыйлар аерым хөрмәт белән искә алынды.
Кичәдә Татар Ямалысының хезмәт тарихы тулы бер авыл язмышы булып яңгырады. Әйтерсең, авылның бер генә гаиләсе дә, бер генә йорт-капкасы да игътибардан читтә калмады. Һәр исем артында – еллар дәвамында башкарылган тырыш хезмәт, гаилә тарихы, авылдашлар хәтере.

Мәктәп укучылары да әлеге чарада актив катнашты. Алар совхозда хезмәт куйган әти-әниләре, әби-бабалары турында эчтәлекле чыгышлар әзерләп, өлкән буынның хезмәт юлын яшьләр белән уртаклаштылар. Буыннар бәйләнешен ныгыту, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү ягыннан әлеге чыгышлар аеруча әһәмиятле булды.
«Актаныш терлек симертү совхозы»нда терлекче, механизатор, комбайнчы, сыер савучы, пешекче, хисапчы булып эшләгән, хуҗалыкның төрле тармакларында үз көчен куйган һәр авылдашыбыз хөрмәткә лаек. Аларның тырышлыгы белән совхозның көндәлек тормышы кайнаган, авылның икътисади нигезе ныгыган, гаиләләрнең тормышы алып барылган.
Хезмәт кешесе – авылның горурлыгы, илнең таянычы. Татар Ямалысы авылында узган бу кичә үткәннәрне искә алу гына түгел, ә хезмәт батырларын хөрмәтләү, аларның исемнәрен киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү чарасы да булды.
Совхозда фидакарь хезмәт куйган барлык авылдашлар алдында баш иябез. Аларның хезмәт юлы – яшь буын өчен чын үрнәк!
Нет комментариев