Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш район мәдәният йортының агитбригада труппасы «Алмазагротрейд» уңганнарын ял иттерде

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортының агитбригада труппасы бүген районыбыз кырларына чыкты. «Алмазагротрейд» җәмгыятнең Иске Сәфәр басуларында бике суктыручы комбайнчылар, йөк ташучы шоферлар һәм башка кыр хезмәтчәннәренә төшке ял концерты күрсәтте алар.

 "Алмазагротрейд" җәмгыятнең Иске Сәфәр басуларында өермәләр туздырып бер-бер артлы кырларны иңләгән кыр кораблары бер мәлгә тынып калды. 

Алтын көзнең алтын мәлендә басулардагы комбайннар шавын яраткан җырларыбыз алыштырды. Басу янындагы бик матур аланда, зифа каеннар күләгәсендә

нәкъ төшке аш вакытына туры китереп Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортының агитбригада труппасы игенчеләребезнең күңеллләрен күтәреп дәртле җырларын сузды.

Ял концертын алып баручы Лилия Фәхруллина игенчеләргә олы хөрмәт белән сугарылган сүзләрен мулдан әзерләгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин арада иң өлкәне һәм иң тәҗрибәлесе.

Робсон ага 60 нчы еллардан ук агитбригада составында районыбыз кырчыларына мәдәният хезмәте күрсәтүен телгә алды. Көзге урып-җыюда гына түгел, язгы чәчүдә дә кырлардан кайтып керми артистлар. Совет чорында агитбригада концертлар куюдан тыш газета-журналлар, яңа китаплар да алып барып игенчеләребезне яңалыклар, матур әдәбият әсәрләре белән таныштырган.

1990 нчы елларда агитбригада концертлары тынып торган, басуларга йөрергә техникабыз булмады, ди Робсон Мусин. Хәзер исә Совет чорының иң гүзәл традицияләре кабат яңара. Мәдәният йортының агитбригада коллективын Ленарис Шәңгәрәев җитәкли. Рөстәм Наҗаров агитбригада машинасын йөртә, тавыш көйләп, музыкаль апппаратура белән эш итә.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова агитбригаданың йөзек кашы, бүген дә игенчеләребезне котлап, күңел күтәрекелеге теләп сандугачтай сайрады, үзенең матур җырларын сузды. Лилия Фәхруллина да репертуарын гел яңартып тора, ул тамашачыларның яраткан, таныш җырларын башкарганда игенчеләребез кайнар аштан авыз иткәндә бик теләп кушылдылар.

2000 елдан башлап комбайн штурвалын иярләүче Лерун Насыйфуллин мәдәният хезмәткәрләренә эчтәлекле концерт куеп яңадан-яңа хезмәт уңышларына рухландырган артистларыбызга барлык игенчеләр исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев